Илья Никитинга 90 яшь тулды

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Минзәлә шәһәрендә гомер итүче Илья Никитинга 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Неля Бикеева район башлыгы Айдар Салахов исеменнән кайнар тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хатын, кыйммәтле бүләген тапшырды.

90 яшьлек Илья Никитин  үзе дә картайдым инде дип кул кушырып утырырга яратмый.  Көн саен үзенә эш табып кына тора, шәһәргә чыгып кайта, үз йортындагы бакчасында мәҗ килә.  Күңелен, кулларын җилкендерер эш-гамәлне табып кына тора. 

 Илья Михаилович Никитин 1928 елда районыбызның Иске Маҗын авылында дөньяга килә. Бәрәңге кәлҗәмәсе, юа һәм башка шуның ише төрле үләннәр  мине озын гомерле иткәндер ахрысы,- дип сөйли   Илья Михаилович.  Укуга сәләте булса да, ачтан үлмәс өчен бик яшьли камыт кияргә туры килә.  Авылда ул 4 сыйныфны төгәлләгәч Чапаев исемендәге колхозда ХТЗ тракторында плугарь булып эшли башлый.  1946 елда аларның гаиләсе Минзәлә шәһәренә күчеп килә.  Дәүләт ат конюнясында НАТИ тракторын иярли. Машина технологик станциясендә тракторчы булып хезмәт куя. 1965 елда Минзәлә бораулау разведка идарәсенә ремонтчы булып эшкә урнаша, аның оештыру сәләтен күреп алып слесарьлар бригадиры итеп билгелиләр, 23 ел эшләп лаеклы ялга чыга.
Илья Михаилович тормыш иптәше Анна Ильинична белән ике кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Үрнәк гаилә башлыгы, яхшы иптәш, хөрмәтле аксакал, мөхтәрәм остаз, дөнья бәясе торырлык асыл зат ул Илья Михаилович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International