Минзәләдә кадрлар алышынуы дәвам итә

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Радик Әхәт улы Фарукшин экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторы итеп билгеләнде. Ул Минзәлә һәм Актаныш районнарына курьерлык итәчәк.

Радик Фарукшин 1957 елның 21 мартында Әлмәт районының Колшәриф авылында туа. Югары белемле. 1984 елда казан инженер-төзелеш институтын тәмамлый, белгечлеге – инженер-төзүче.

Хезмәт юлы

Радик Әхәт улы Совет армиясендә хезмәт иткәннән соң, хезмәт юлын 1977 елда Ерак Себер нефть промыселларында дизельче-моторист булып башлый. Укуын тәмамлаганнан соң, 1984-1987 елларда, КамГЭСның  СМУ-78 нче төзелеш участогын, 1987-1990 елларда Пурнефтегаз идарәсенең СМУ-4 участогын җитәкли. 1994-2017 елларда Яр Чаллыдагы “РАТАЛ” предприятиесе директоры,1994 елдан башлап 2017 елга кадәр ул “Трубопроводстрой” оешмасының генераль директоры була.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International