Республикада 2010 елда булган температура рекорды узылмаган әле.

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Республикада 2010 елда булган температура рекорды узылмаган әле.

Бу атнада Татарстанда эссе һава торышы сакланачак. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев шул хакта әйтте, диелә вузның матбугат үзәге хәбәрендә.

Россия Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, галим хәзерге вакытта республика территориясендә блокинг күренеше күзәтелүен әйткән. Ул һава массалары хәрәкәтен тоткарлый, югары басым һәм аяз һава торышы белән үзенчәлекле, дигән эксперт. Төннәр кыска булганлыктан, хәзер һава бик тиз җылына, дип өстәгән ул.

Шуңа да карамастан, республикада 2010 елда булган температура рекорды узылмаган әле.

  • Кичә һава 32,3 градуска (2010 елның бу көнендә ул 34,8 градус иде) кадәр җылынган.

Татарстан синоптиклары фаразлавынча, бүген республикада температура +29..+34 градус тәшкил итәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International