Дмитрий Александрович Чухланцев Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын башкаруга кереште.
Безнең белешмә
Дмитрий Чухланцев 1982 елның 8 апрелендә Минзәлә шәһәрендә туган. Югары белемле. 2008 елда Мәскәү дәүләт икътисад, статистика, информатика университетын тәмамлап, экономист белгечлеге ала.
Хезмәт юлы
Хезмәт юлын 2004 елда башлый. Хезмәт юллары шәһәребездәге МПП, шулай ук “Жилсервис”, “Сферастрой”, “Гранит” кебек төзелеш оешмалары белән бәйле. Моңа кадәр ул капиталь төзелеш идарәсе директоры булып эшләде.