Бикбау авылында яшәүче Илнур Закировның кар чанасын кыш азагында капка төбеннән урлап киткәннәр иде.
Әлеге чананы полиция хезмәткәрләре Бөгелмә районыннан таптылар. 300 мең сумлык кар чанасын шушы көннәрдә хуҗасына кайтардылар. Бу хакта безгә Бикбау авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдәмшина хәбәр итте.