9нан 13 июльгә кадәр Казанда бала ялында утыручылар өчен бизнес-тренинг уза.
Казанда эшмәкәрлеккә ярдәм буенча “Әни – эшмәкәр” Федераль мәгариф проекты уза. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанда балигъ булмаган балалары булган, шулай ук мәшгульлек хезмәтендә исәптә торучы хатын-кызлар эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укый алачак. Дәресләр Татарстан башкаласында 9нан 13 июльгә кадәр барачак.
Алар биш көнлек тренинг формасында эшлекле мохиттә, бизнес-план эшләп башкарылачак. Катнашучылар өйрәнеп кенә калмаячак, ә үз кәсебен ачу өчен 100 мең грант та ота алачак.
Узган ел проект Россиянең 20 төбәгендә узган булган, быел ул 50 төбәктә узачак.
Гаризаны mama-predprinimatel.ru сайты аша 3 июльгә кадәр бирергә була.