"Болгар - туган тел" сменасында 500гә якын бала татар теле тәҗрибәсе алачак

2018 елның 19 июне, сишәмбе

Быел лагерьга балалар Россиянең 12 төбәгеннән килгән.

 Болгар тыюлыгы территориясендә татар теленнән сөйләм тәҗрибәсе юнәлешендә "Болгар - туган тел" төбәкара палатка лагере үз эшен башлады. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Быел лагерь тормышында Россиянең 12 төбәгеннән 500 гә якын бала катнашачак. Смена программасына осталык дәресләре, тренинглар кертелгән. Моннан тыш, язучылар, сәнгать әһелләре, Татарстанның яшьләр оешмалары вәкилләре, танылган журналистлар белән очрашулар көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International