Татарстан урман кисүчеләре төбәкара чемпионатта җиңү яулады

2018 елның 19 июне, сишәмбе

Республика данын "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре яклады.

15-16 июньдә Киров шәһәрендә төбәкара II Урман форумы булып узды. Форум кысаларында агач аударучылар арасында "Урман кисүче-2018" төбәкара чемпионаты үткәрелде. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Конкурста катнашу өчен төрле төбәкләрдән: Татарстан, Чуваш Республикаларыннан, Карелиядән, Түбән Новгород һәм Мәскәү өлкәләреннән командалар чакырылган иде. Агач кисүчеләр "Иң яхшы аударучы" абруйлы исемен яулау өчен көрәште. Конкурс кысаларында анда катнашучылар агач аудару, катнаш кисем белән кисү, төгәл кисү, ботаклар кисү буенча операцияләр башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International