Бүген бөтен мөселман дөньясы Ураза гаете бәйрәмен билгеләп уза. Ураза бәйрәме яки Ураза гаете-исламда Рамазан ае хөрмәтенә билгеләнгән зур бәйрәм.
Бәйрәм Минзәлә мәчетендә иртәнге сәгать алтыда ук башланып китте. Быел да районыбызга Төркиядән Татарстан Республикасы Диния нәзәрәте тарафыннан билгеләнгән Коръән-хафиз Омар Озил Коръән укыды.
-“Бу бәйрәмдә гасырлар дәвамында Ислам кануннары белән яшәгән ата-бабаларыбызның рухи-тарихи мирасы чагыла. Ул түземлелеккә һәм изгелеккә, шәфкатьлелеккә һәм гаделлеккә өйрәтә. Бу көннәрдә һәр мөселман мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга тырыша, дип билгеләп үтте. Ул үз чыгышында ураза тәмамлангач, күңелләр бушап кала һәм килгән халыкны намазга басарга өндәде”. Аннары Минзәлә мәчете имам хатыйбы Рәмзил хәзрәт Садыйков бәйрәм вәгазен бик эчтәлекле, күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйләде. Ул барлык мөселманнарны бәйрәм белән тәбрикләде. Ул шулай ук Коръәнне яттан белүче Коръән-хафиз белән бергәләп намаз укыганнары, аның белән дога кылганнары өчен, Омар Озилны минзәләлеләр бик яхшы кабул иттеләр һәм аларга рәхмәтен җиткерде. Аннары җыелган халыкны котлау өчен сүзне район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев сүз алды:
-Хөрмәтле дин кардәшләребез, Рамазан ае төгәлләнде, тоткан уразаларыбыз, кылган игелекләребез, гамәлләребез кабуллардан кылсаң иде. Бу изге бәйрәм һәр гаиләгә сәламәтлек, күңел җылысы, тынычлык һәм иминлек алып килсен! Мөселманнар Ураза гаете бәйрәмендә гает намазы укыдылар. Бәйрәм азагында мөселманнар өчен бәйрәм табыны хәзерләнгән иде, алар плау ашадылар һәм чәй эчтеләр.
Ураза гаете бәйрәме районыбызның авылларындагы барлык мәчетләрендә дә бик матур итеп билгеләп үтелде.