Хөрмәтле милләттәшләр, газиз дин кардәшләр! Сезне Ураза бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Мөселман дөньясының изге бәйрәмнәренең берсе булган Ураза бәйрәме үзендә исламның югары әхлакый нигезләрен – шәфкатьлелек, игелек һәм кешеләргә карата мәхәббәтне гәүдәләндерә. Мөэмин-мөселманнар бер ай буена ураза тоттылар, догалар кылдылар, ифтар ашлары уздырдылар. Рамазан ае – гыйбадәт ае булды, әмма изге эшләрне, гыйбадәтләрне бу ай беткәннән соң да калдырмаска кирәк. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын! Ураза гаете бәйрәме мөбарәк булсын, һәммәбезгә көч- егәр, рух күтәренкелеге өстәсен, якты өметләр һәм җан тынычлыгы насыйп итсен, илаһи нур күңелләребезне һәм йөзләребезне бизәсен, балкытсын! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, шатлык һәм бәрәкәтле озын гомер телим.
Айдар Салахов, муниципаль район башлыгы