Гомуми штраф суммасы 19 млн 422 мең сумны тәшкил иткән.
Санитар-экологик ике айлык вакытында республиканың табигатьне саклау ведомстволары 6 меңнән артык хокук бозу очрагын ачыклаган һәм бу эшләрне чикләгән. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте.Гомуми штраф суммасы 19 млн 422 мең сумны тәшкил иткән. Икеайлык барышында 13 мең техника берәмлеге кулланылган, полигонга 406 мең кубометр калдыклар чыгарылган, 400 меңләп агач утыртылган. Моннан тыш, республикада балалар мәйданчыклары, тукталыш павильоннары һәм контейнерлар төзекләндерелгән.