Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Социаль ипотека программасы буенча 152,9 мең кв. м. мәйданда 2 мең 807 фатирлы 103 йорт гамәлгә кертелгән. 2018 елның инвестицион программасы буенча 177 төзелеп килүче объектның 80 объекты әзер диярлек; уртача әзерлектә – 65 объект; 32 объектта эшләр күп әле, - дип белдерде Ирек Фәйзуллин.
Шулай ук, 2018 елда республикада аренда торагы программасы кысаларында 28,7 мең кв. м. мәйданда 545 фатирлы 182 йортны эксплуатациягә тапшыру планлаштырылган.
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 2018 елда республикада гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программасы буенча, 165 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган (332 млн. 545 мең сум бүлеп бирелгән). 7 июньгә 46 күп балалы гаиләгә (149 млн. 380 мең сумга); шулай ук 12 чернобыльчегә, 24 мәҗбүри күченүчегә, 3 Ерак Төньяктан күченүчегә сертификатлар рәсмиләштерелгән.
Рөстәм Миңнеханов корыла торган объектларда сыйфатны тикшереп торырга кушты. Аның сүзләренчә, тиешле тикшереп тору органнары төзелеш эшләренең һәм кулланылучы материалларның сыйфатын җиренә җиткереп тикшерергә тиеш.