Авторбус йөртүчеләргә дәгъва бар

2018 елның 9 июне, шимбә

Татарстанның Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре автобус йөртүчеләр гаебе белән юл-транспорт һәлакәте очраклары артуына борчыла. Еш кына моңа рульдәге шоферның телефонга текәлеп, юлга игътибарсызлыгы сәбәпче була.

Автоинспекторлар законга үзгәрешләр кертү өчен тәкъдимнәр әзерләгән. Әлеге тәкъдимнәр кабул ителсә, транспорт чарасы белән идарә иткәндә игътибарсызлык өчен җаваплылыкка тартып булачак.

Алия Җамалиева

Әлеге материалны тулырак "Минзәлә" газетасының "Атна вакыйгалары" ( электрон версиясе - http://intertat.tatar )кушымтасында тулырак укый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International