Минзәлә театры Новороссийскида Кече шәһәр театрлары фестивалендә катнаша

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Спектакльне театр 9 июнь көнне күрсәтәчәк. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә ттара дәүләт драма театры коллективы хәзерге вакытта Новороссийск шәһәрендә. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.

Биредә Кече шәһәр театрлары фестивале бара һәм театр үзенең “Иблис” спектакле белән катнаша. Спектакльне алар 9 июнь көнне күрсәтәчәкләр. Спектакль фестивальнең Кече формалы спектакльләр номинациясендә катнаша.

Минзәлә театры фестивальгә барышлый, Элиста шәһәренә кереп, спектакльне күрсәтеп чыкты. Элиста – Минзәлә театрының баш рәссамы Валерий Яшкуловның туган ягы. Театр җитәкчелеге хәбәр итүенчә, тамашачы спектакльне уңышлы кабул иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International