Минзәлә футболистларына шатлык

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә шәһәребезнең 1 нче урта мәктәбе территориясендәге спорт мәйданчыгында җир эшләре башланып китте: “мини-футбол” кыры ясалачак.

Әлеге объект республика бюджетыннан финанслана, моның өчен 3,2 млн сум каралган. 
Безнең өстәмә 
Узган ел “Чаңгы базалары һәм спорт мәйданчыклары төзү” дигән дәүләт программасы буенча әлеге мәктәпнең спорт мәйданчыгында, шулай ук Нефтьчеләр паркында спорт тренажерлары урнаштырылган, Садак бистәсендә модульле чаңгы базасы төзелеп, файдалануга тапшырылган иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International