Югары Тәкермәндә мунчалары да тәгәрмәчле, ди

2018 елның 5 июне, сишәмбе

31 май көнне Югары Тәкермән авылында җирле үзидарәләрнең актуаль мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе булып узды.

 

Анда катнашучыларга аренда торагын күрсәтергә дип алып килгәннәр иде, йортлар каршында тәгәрмәч өстенә урнаштырылган мунчаны күреп халык шуның янына ябырылды. Әлеге мунчаны бертуган Илдар һәм Илгиз Мәүҗиевлар ясаган. Бу тәгәрмәчле мунчаны табигатьнең теләсә кайсы җиренә алып барып була. Семинарга килгән ике кеше аларга ясарга заявка да биреп китте. Бертуган Мәүҗиевлар ясаган мунчаны халык ял көннәрендә, туйдан соң туганнарны табигать кочагында ял иттерү өчен арендага алып китә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International