Социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары Бывальцева О.А. һәм Кудряшова Н.В. тарафыннан 1 июнь көнне «Ангелина» кафесында балалар белән мастер-класс оештырып үткәрделәр. Кафе хуҗабикәсе чын күңелдән балаларга чүпрәдән ясалган камырдан төрле камыр эшләнмәләре ясарга өйрәтеп мастер-класс күрсәтергә риза булды. Балалар тәҗрибәле пешекче җитәкчелегендә, үз куллары белән камыр эчендә сосиска һәм татлы булочкалар ясадылар. Мастер – класс ахырында, алар үзләре пешергән камыр ризыклары белән кайнар чәй эчтеләр. Барлык балалар да бик канәгать калды.