Россия халкы селфи ярдәмендә товар сатып ала алачак

2018 елның 29 мае, сишәмбе

 

Россиядә товар сатып алуда биометрик түләүне тестлаштыралар.

Россиядә товар сатып алуда түләү сервисын селфи ярдәмендә эшләтеп җибәргәннәр. Бу хакта ТАСС VisionLabs уйлап табучыларына сылтама белән җиткерә.

Яңалык SelfieToPay атамасын алган. Аны куллану өчен App Store яки Google Playда SWiP кушымтасын булдырырга, аңа банк картасын беркетергә һәм үз йөзеңне төшерергә кирәк.

Товар өчен селфи ярдәмендә түләү тиешле һәм махсус камера булган җирдә генә мөмкин. Сатып алучыга касса янында камерага гына карарга кирәк булачак.

Система технология тестлаштырылган кайбер җәмәгать туклану челтәре кафеларында да эшли. Июнь аенннан сервис белән Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта кулланырга була. Ел ахырына кадәр ул Россия төбәкләренең башка шәһәрләрендә дә җибәреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International