Россия Президенты чик сакчыларын иң заманча кораллар, элемтә һәм контроль системалары белән тәэмин итәргә вәгъдә бирде.
Россия Президенты Владимир Путин Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте Чик буе хезмәте шәхси составын, персонал һәм ветераннарны Чик сакчылары көне белән тәбрик итте. Котлау тексты Россия Президентының рәсми сайтында урнаштырылган.Президент билгеләп үткәнчә, Россия Чик буе хезмәте җаваплы һәм күп планлы бурычларны хәл итә, «чик буе режимын тәэмин итү, Россия мәнфәгатьләрен саклауда югары нәтиҗәлелек» күрсәтә.
«Чик сакчыларын иң заманча кораллар, элемтә һәм контроль системалары белән тәэмин итү өчен барысын да эшләячәкбез», - диелә котлау текстында.
Путин чик сакчыларына «намуслы һәм тугры хезмәтләре өчен» рәхмәт белдерде.