Квалификация күтәрү курсларын барлык укытучылар да өч елга бер тапкыр уза. Квалификация күтәрү курсларын барлык укытучылар да өч елга бер тапкыр уза, шул исәптән татар теле укытучылары да. Барлыгы 1224 укытучы курсларга гариза биргән. Бу хакта “Татар-информ”га интервьюсында Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
“Квалификация күтәрү курсларын барлык укытучылар да өч елга бер тапкыр уза, шул исәптән татар теле укытучылары да. Укытучыларның квалификацияләрен үзгәртү курсларына килгәндә, Казан федераль университеты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты белән берлектә татар теле укытучыларын башка белгечлек буенча бюджет кысаларында укыту юнәлешләре билгеләнде. Әлеге эш 2018 елда да дәвам итәчәк”, - диде ул.