Татарстанда БДИның төп этабы башлана

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны төп этапта 2 июльгә кадәр бирәчәк. Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы башланды, ул 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән имтихан тапшыра.

Татарстанда БДИның төп этабында имтиханны 16 меңгә якын кеше (узган ел алар 14,5 меңнән артык иде) бирәчәк. БДИ 14 фән буенча үткәрелә.

Республикада 84 имтихан үткәрү пункты эшләячәк, аларда 1406 аудитория исәпләнә. Аларның һәркайсында видеокамералар урнаштырылган.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат алу өчен рус теленнән – 24, математикадан 27 балл җыярга кирәк.

БДИның көзге этабы 4-15 сентябрь көннәрендә узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International