Җилнең тизлеге урыны белән секундына – 17, ә яшенле яңгыр вакытында 20 метрга җитәргә мөмкин.
Иртәгә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә, дип хәбәр итә республика синоптиклары.
Җилнең тизлеге урыны белән секундына – 17, ә яшенле яңгыр вакытында 20 метрга җитәргә мөмкин, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә.
Татарстан синоптиклары фаразлавынча, 25 майда республика территориясендә һава температурасы төнлә +9..+14, көндез +13..+18 градус тәшкил итәчәк. Урыны белән, шул исәптән Минзәләдә дә, яңгыр явуы көтелә.