Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан ае уңаеннан бәйге игълан итте

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Бәйге "ТНВ" телеканалы белән берлектә үткәрелә.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте "ТНВ" телеканалы белән берлектә Рамазан аена багышланган махсус бәйге игълан итте, диелә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәрендә.

Изге Рамазан Шәриф ае турындагы белемнәрен күрсәтәсе килгән һәркем “Манзара” тапшыруында һәр җомга көнне сорауларга җавап биреп, кыйммәтле бүләкләр ота ала.

Җаваплар түбәндәге адреска юлланырга тиеш: ramadanae.karim@yandex.ru.

Җиңүчеләр атна саен билгеләнәчәк. Бәйге Рамазан аеның соңгы җомгасына кадәр дәвам итәр, дип көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International