Минзәлә 30дан артык көндәшне узып, 50 млн. сум алалырмы?

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Федераль конкурс комиссиясе раслаган кече һәм тарихи шәһәрләр бөтенроссия конкурсы финалына чыккан муниципалитетлар исемлеге мәгълүм булды. Проектларны халык каршында яклауга кертелгән финалчылар арасында безнең Минзәлә шәһәре дә бар. Видеоконференция режимында үткәрелгән киңәшмәдә дә сүз шушы хакта барды. Аны ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман алып барды. Финалга кергән 198 заявка арасыннан “тарихи җирлек” категориясенә 46сы керсә, калганнары кече шәһәрләр категориясе буенча. Минзәлә “10 меңнән алып 30меңгә кадәр халкы булган кече шәһәрләр” категориясендә көч сынаша. Шушы проект өстендә көн-төн эшләгән иҗади команданың беренче нәтиҗәсе бу. Әлеге категория буенча грантка (50 миллион сумга) дәгъва кылучылар – көндәшләребез утыздан артык. Бүген район башлыгы Айдар Салахов җитәкчелегендә 6 кешелек иҗади команда Казанда шәһәребезнең Минзәлә елгасы яр буен төзекләндерү проектын яклыйлар. Аннары җитди сынау – берничә көннән шушы проектны Мәскәүдә яклау булачак. Доклад өчен фәкать 7 минутка сыешырга туры киләчәк, экспертларның сорауларына 10 минут вакыт бирелә. Проектны яклау мизгелен конкурс сайтында онлайн карау мөмкинлеге дә булачак. Әлеге иҗади командага уңышлар телик!

Видеоконференция режимында үткәрелгән киңәшмәдә дә сүз шушы хакта барды. Аны ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман алып барды.
Финалга кергән 198 заявка арасыннан “тарихи җирлек” категориясенә 46сы керсә, калганнары кече шәһәрләр категориясе буенча. Минзәлә “10 меңнән алып 30меңгә кадәр халкы булган кече шәһәрләр” категориясендә көч сынаша. Шушы проект өстендә көн-төн эшләгән иҗади команданың беренче нәтиҗәсе бу. Әлеге категория буенча грантка (50 миллион сумга) дәгъва кылучылар – көндәшләребез утыздан артык.
Бүген район башлыгы Айдар Салахов җитәкчелегендә 6 кешелек иҗади команда Казанда шәһәребезнең Минзәлә елгасы яр буен төзекләндерү проектын яклыйлар. Аннары җитди сынау – берничә көннән шушы проектны Мәскәүдә яклау булачак. Доклад өчен фәкать 7 минутка сыешырга туры киләчәк, экспертларның сорауларына 10 минут вакыт бирелә. Проектны яклау мизгелен конкурс сайтында онлайн карау мөмкинлеге дә булачак.
Әлеге иҗади командага уңышлар телик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International