Минзәлә мәчетендә ифтар ашы үтте

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Мөэмин-мөселманнар өчен изге Ураза аеның җиденче көнендә мәчеттә Минзәлә халкы өчен зур ифтар мәҗлесе үтте.

Аны шәһәребезнең мәртәбәле егетләре  оештырды. Анда 80 нән артык кеше катнашты. Әлеге ифтар мәҗлесендә Төркиядән килгән коръән хафиз Омар Хуҗа, районыбызның имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас, Минзәлә мәчете имамы  Рәмзил хәзрәт , ураза тотучылар, шәһәребез халкы катнашты. Башта авыз ачып, ахшам намазы укыдылар, аннары ифтар мәҗлесе булды. Ифтардан соң ирләр җыелып тәравих намазы укып өйләренә таралыштылар. Рамазан  ае  чистарыну ае, шуның өчен дә шәһәребездә яшәүче кайбер мөселманнарыбыз өйләрендә авыз ачтыралар.  Алар  Аллаһы Тәгалә кушканча яшиләр. Ураза тотучыларны сөендереп, изге эшләр башкаручыларга рәхмәттән башка сүз юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International