Чаллы шәһәренең “Чишмә” Халыклар Дуслыгы йортында “Милли курчак — 2018″ VI шәһәр балалар иҗаты бәйгесе финалы узды.
Чаллы шәһәренең “Чишмә” Халыклар Дуслыгы йортында “Милли курчак — 2018″ VI шәһәр балалар иҗаты бәйгесе финалы узды. Бәйгедә төрле милләттән булган 16 кызчык катнашты. Бу хакта Татарстан Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге хәбәр итә.Бәйрәмдә балалар үз телләрен, халык мәдәниятен һәм милли костюм үзенчәлекләрен белүләрен күрсәтте.
Татар, рус, башкорт, төрек, чуваш, мордва, удмурт, мари, таҗик, әрмән, үзбәк, якут, еврей, азербайҗан, лезгин, немец милләтеннән булган кызлар тамашачыларны үз халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, барлык катнашучылар да махсус исемгә лаек булдылар. Финалга кадәр “Тамашачылар мәхәббәте” исеме өчен тавыш бирү оештырылган иде. Нәтиҗәдә, бу титулга лезгин халкы вәкиле булган Шейла Османова лаек булды.