Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтының «Конкурслар» бүлегендә тавыш бирергә мөмкин.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы – Ак чәчәкләр-2018» Республика премиясенең номинантлары өчен интернет-тавыш бирү ачылды. Бу хакта министрлыкныж матбугат хезмәте хәбәр итә.
2018 елның конкурсында биш номинация тәкъдим ителгән, аларның һәрберсендә конкурс комиссиясенең әгъзалары тарафыннан финаль тавыш бирүгә кертелгән өч лаеклы кандидатура яки табиблар коллективы тәкъдим ителгән. Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет утырышында билгеләнәчәкләр. Җиңүчене сайлауда мөһим рольне интернет-тавыш бирү уйнаячак. Сайтның «Конкурслар» бүлегендә тавыш бирергә мөмкин.