Республика буенча 23 майга планның 91 проценты үтәлгән.
Татарстанның кайбер хуҗалыкларында язгы чәчүне төгәлләделәр. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика буенча 23 майга язгы культуралар 1615 мең гектарда чәчелгән. Бу планнан 91% тәшкил итә. Бөртекле сабан культуралары 973,2 мең га, ягъни барлык мәйданның 95%ында чәчелгән. Көнбагыш – 117,4 мең га (91%), рапс – 101,9 мең га (94%). Бәрәңге 2,9 мең га (51%) мәйданда утыртылган, яшелчәләр – 1,5 мең га (67%