Татарстанда чәчү 1544,6 мең гектарда башкарылган

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Бу барлык мәйданның 87 процентын тәшкил итә.

Тулаем республика буенча 22 майга язгы чәчү 1544,6 мең гектарда башкарылган, бу барлык мәйданның 87%ын тәшкил итә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бөртекле культуралар 951,1 мең га мәйданда чәчелгән, ягъни планга карата 93%. Шул исәптән бодай – 356,7 мең га (99%), орлык кукурузы – 50,7 мең га (85%).

Көнбагыш 109,9 мең га (85%) чәчелгән, рапс – 93,2 мең га (86%). Бәрәңге 2,2 мең га (38%) утыртылган, яшелчәләр – 1,3 мең га (57%).

Язгы чәчүне Зәй районы (48,7 мең га), Сарман районы (52 мең га) һәм Әтнә муниципаль районы игенчеләре (26,4 мең га) төгәлләде. Азнакай муниципаль районында 55 мең га (90%) чәчелгән, Чистай районында – 53,6 мең га (84%), Арча – 53,6 мең га (83%), Буа – 52,8 мең га (83%), Актаныш – 52,5 мең га (93%), Мөслим районында – 52 мең га (89%). 

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ютазы һәм Азнакай муниципаль районнарында язгы кыр эшләре барышы белән танышты. "Республикада чәчү кампаниясе яхшы оештырылганга күрә, якындагы 3-4 көн эчендә чәчү төгәлләнәчәк, тагын берничә культураны гына чәчәсе калды. Күп хуҗалыклар чәчүне тәмамлады инде. Без әйбәт нәтиҗәләргә өметләнәбез”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International