Язгы чорда республикада 20 млн данә агач утыртылган

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Татарстан Урман фонды гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, имән, каен кебек агач үсентеләре белән тулыландырылды.

Татарстанда язгы агач утырту чоры тәмамланды. Урман хуҗалыгында эшләүчеләр аны "урман культуралары сезоны" дип йөртә. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда язгы агач утырту чоры тәмамланды. Бу сезонда 4 мең га мәйданда 20 млн данә урман культуралары утыртылган. Татарстан Урман фонды гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, имән, каен кебек агач үсентеләре белән тулыландырылды.

Хәзерге вакытта басу-кырларны, канауларны, елга яр буйларын табигатьнең тискәре йогынтысыннан саклый торган агач үсентеләре утырту тәмамланып килә. Быел андый үсентеләр тулаем 1813 га мәйданда утыртылган. Урман питомникларында 16,0 га мәйданда орлык чәчү төгәлләнде. Агач утырту эшләре көз көне дәвам иттереләчәк, дип хәбәр итә министрлык матбугат хезмәте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International