Утырыш барышында республика территориясендә гамәлгә ашыру перспективасы булган проектлар турында фикер алышачаклар.
Бүген Татарстан Министрлар Кабинеты бинасында республиканың Инвестицияләр советы президиумы утырышы була. Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узачак. Бу турыда Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Утырыш барышында республика территориясендә гамәлгә ашыру перспективасы булган проектлар турында фикер алышу булачак дип көтелә. Чара көннең беренче яртысына планлаштырылган.