23 майда көндез республика территориясендә 23-28 градуска кадәр җылытачак.
Татарстанга эссе көннәр чәршәмбедә әйләнеп кайтачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.
23 майда көндез республика территориясендә 23-28 градуска кадәр җылытачак. Явым-төшемнәр дә, көчле җил дә көтелми.
Сишәмбе көнне, 22 майда, Татарстан синоптиклары фаразлавынча, көн бераз салкынча булачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы 21-26 градуска кадәр күтәреләчәк.
Бүген республика территориясендә көндез – 16-21, Минзәләдә 18-20 градус җылы булачак. Явым-төшем көтелми.