Мәгариф һәм фән министрлыгын әлегә бүлү күздә тотылмый

2018 елның 18 мае, җомга

РФ Президенты Владимир Путин 15 майда Россиянең яңа Хөкүмәт структурасы турындагы указны имзалады.

Татарстанда әлегә республика Мәгариф һәм фән министрлыгын ике ведомствога бүлү күздә тотылмый, дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистларның соравына җавап биреп.

РФ Президенты Владимир Путин 15 майда Россиянең яңа Хөкүмәт структурасы турындагы указны имзалады. Аерым алганда, документ Россия Мәгариф һәм фән министрлыгын ике яңа министрлыкка (беренчесе – мәгариф, икенчесе – фән һәм югары белем) бүлүне күздә тота.

«Миндә булган мәгълүматлар буенча, әлегә ведомствоны бүлүгә кагылышлы андый планнар юк», - дип белдерде Лилия Галимова. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International