Дәүләт Советы утырышының көн тәртибенә унике сорау кертелә

2018 елның 18 мае, җомга

 

Моннан тыш, башка мәсьәләләр дә өстәлергә мөмкин.

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 38нче утырышының көн тәртибенә унике сорау кертелә. Бу хакта Президиум утырышында Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина хәбәр итте.

  • Дәүләт Советы утырышы 24 майда узачак.

Лилия Маврина әйтүенчә, көн тәртибенә Татарстан Республикасының биш закон проекты турында мәсьәләләрне кертү күздә тотыла. Алар арасында “Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында” ТР законына үзгәрешләр кертү турында ТР Закон проекты икенче укылышта каралачак. Парламентның социаль сәясәт буенча комитет эше турында хисап тәкъдим ителәчәк. Депутатлар Татарстан буенча Монополиягә каршы хезмәт идарәсе эше турында мәгълүмат тыңлаячак.

Лилия Маврина барлык сорауларның комитетларда әзерләнгәнен белдерде. Юрий Камалтынов әле бер атна вакыт булуын, сессиягә чыгару өчен тагын сораулар өстәлергә мөмкинлеген әйтте. 24е көнне иртән дә берничә комитет утырышы ниятләнә.

Лилия Маврина әйтүенчә, сессия утырышына 150 кеше чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International