“Әгәр бик кирәк булса, бәлки, Миргалимовны Дәүләт Советы вәкиле буларак “Соңгы кыңгырау”га җибәрербез дә”, - диде Юрий Камалтынов.
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 38нче утырышы, “Соңгы кыңгырау” белән туры килүенә карамастан, 24 май көнне узачак. Бу хакта бүген Татарстан парламентының Президиум утырышында билгеле булды.
Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып барды.
Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина 38нче утырышны 24 майда уздыру тәкъдиме кертелгәнен әйтте. Коммунистлар партиясе лидеры Хафиз Миргалимов бу көнне мәктәпләрдә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үткәреләчәген искәртте.
“Без соңгы кыңгырау дип кенә көнен күчермәбез инде. Әгәр бик кирәк булса, индивидуаль тәртиптә карап, бәлки, Миргалимовны Дәүләт Советы вәкиле буларак “Соңгы кыңгырау”га җибәрербез дә", - диде Юрий Камалтынов.
Депутатлар арасында Мәгариф һәм фән министрлыгы бәйрәм көнен билгеләгәндә алдан ук планлаштырсын иде, пәнҗешәмбе гел сессия бит диючеләр булса да, Юрий Камалтынов бу башкарма хакимият һәм закон чыгару органы эшен капма-каршы куярлык очрак булмавын әйтте.
“Соңгы кыңгырау җитди бәйрәм, әмма бөтен депутатлар да бу чараларда катнашыр дип уйламыйм. Шуңа күрә сессияне уздырырбыз. Ә мәктәпләр чакырыр өчен башка кешеләрне дә табарлар. Беркетмәгә Миргалимов позициясен кертербез”, - диде.