Татарстан Республикасы Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә 18 сәгатьтән алып 18 майда 20 сәгатькә кадәр республика территориясендә җилнең тизлеге 20 м/с ка кадәр, ә иртәгә көндез 23 м/с ка җитәргә мөмкин. Шулай ук яшенле яңгыр, боз явуы көтелә.