Рамазан ае уңаеннан “Хозур ТВ"ның әниләргә багышланган видеоролигы чыкты

2018 елның 18 мае, җомга

"Рамазан - изге гамәлләр ае" сериясеннән башка кыска роликлар да тәкъдим ителәчәк. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур ТВ” мөселман телевидениесе Изге Рамазан ае уңаеннан социаль видеороликлар әзерли. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзәрәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тирән эчтәлекле кыска фильмнарда Рамазанның изге гамәлләр ае икәнлегенә басым ясала, тамашачыларның игътибары кешелеклелеккә, миһербанлылыкка юнәлтелә.

Тәкъдим ителгән шундый бер ролик әниләргә багышланган. Видеосюжетта катнашучылар ислам динендә ана хакының иң зур хаклардан саналуын искәртә. “Җәннәт – әниләрнең аяк астында” дигән хәдис аналарга изгелек кылуны, мәрхәмәтле, ихтирамлы булуны аңлата. Әниләргә изгелек кылсак, җәннәткә керергә юл ачыла, дип аңларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International