Диния Нәзарәте «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясен башлады

2018 елның 18 мае, җомга

 

Акция кысаларында ике авыру баланың дәвалану курсларына акча җыела.

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте һәм «Зәкят» хәйрия фонды ел саен уздырыла торган «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия акциясен кабат башлап җибәрә. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Изгелек кылырга теләгән һәркем «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия акциясендә катнаша ала. Акция кысаларында ике авыру баланың дәвалану курсларына акча җыела. Тулырак мәгълүматны Татарстан Диния нәзарәте сайтыннан белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International