Филармония сәхнә ветераннары Татарстан районнарында концертлар куя

2018 елның 18 мае, җомга

Концертларда Г.Фарукшин, Ф.Сәлахов, Л.Бичарина, З.Шәрифуллина, З.Сәхәбиева, Х.Тимергалиева, Г.Ибушев һәм башка сәнгать осталары катнаша.

Татар филармониясе сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы Татарстан районнарында концертларын дәвам итә. Бүген, 17 майда,  «Илһамият» артистлары Кукмарада чыгыш ясый. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Район мәдәният йортында узачак концертта Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов, Лена Бичарина, Зөһрә Шәрифуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Татарстанның атказанган артистлары Азат Хәлимов, Газинур Фарукшин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафин катнашачак. Концерт 18.00 сәгатьтә башлана.

18 майда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов, Татарстанның халык артистлары Рәшит Сабиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Лена Бичарина, Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина, Георгий Ибушевлардан торган «десант» Саба районының Шәмәрдән бистәсенә киләчәк.

29 майда сәхнә ветераннары Казанның Осиново бистәсендә концерт куячак, диелә матбугат хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International