Татарстаннан ике турист Шарджа шәһәрендәге “Шератон” кунакханәсендә ял иткәннән соң йогышлы авыру билгеләре белән кайткан.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә зыян күргән татарстанлыларга акчалата компенсация алуда ярдәм тәкъдим итте. Күзәтчелек органы белгечләре әйтүенчә, туристик компания кулланучылар хокукларын бозган очракта, ягъни тиешле хезмәтләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итмәгәнгә законда мораль зыянны кайтару каралган.
Тулы консультация һәм хокукый ярдәм алу өчен белгечләр 8 (917) 224-87-94 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.
Алдан агентлык Татарстаннан ике турист Шарджа шәһәрендәге “Шератон” кунакханәсендә ял иткәннән соң инфекцияле авыру билгеләре белән кайтуын хәбәр иткән иде. Беренче осракта сүз Чаллыда яшәүче хатын-кыз турында булды, аңарда көчле эчәк инфекциясе диагнозы куелган. Икенчесе – Норильск шәһәрендәге 10 яшьлек бала булган, ул Татарстанда кунакта. Балигъ булмаган балада сальмонеллез булырга мөмкин, дип шикләнәләр.