Мәдәният министрлыгы талантлы укучыларына премияләр тапшыра

2018 елның 18 мае, җомга

 

2017-2018 уку елларында иҗат буенча зур уңышларга ирешкән 36 бала билгеләп үтелгән.

19 майда Мәдәният министрлыгы талантлы укучыларына премияләр тапшыра. Чара В.И.Ленин исемендәге мәдәният сараенда Татарстан Мәдәният министрлыгы стипендиатлары концертында узачак. Бу хакта министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Мәдәният министрлыгы ел саен республиканың мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә иң талантлы укучыларына премияләр тапшыра. 2017-2018 уку елларында һөнәри белем бирү оешмаларында һәм балалар сәнгать мәктәпләрендә укучы иҗат буенча зур уңышларга ирешкән 36 бала билгеләп үтелгән.

Концертта талантлы яшь башкаручылар, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреатлары катнашачак.

Концерт 16.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International