Татарстан Президенты Geely автокомпаниясе эшчәнлеге белән танышты

2018 елның 18 мае, җомга

Geely компаниясе - Кытайда автомобильләр җитештерүче иң зур компанияләрнең берсе.

Кытай Чжэцзян провинциясенең Ханчжоу шәһәренә эш сәфәрен йомгаклап, Татарстан Республикасы Президенты Geely автомобильләр җитештерүче компаниядә булды. Бу хакта Президнетның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Geely компаниясе - Кытайда автомобильләр җитештерүче иң зур компанияләрнең берсе. Сез җитештергән транспортның безнең илдә популярлыгы арта. Дилер үзәкләренең челтәре киңәя. Татарстанда шулай ук машина төзү юнәлеше юскән. Без авыр йөк автомобильләре, вертолетлар, самолетлар һәм суднолар җитештерәбез. Безнең КАМАЗ авыр йөк автомобильләре бөтен дөньяда билгеле. Без сезнең компания белән багланышларга шат булабыз", - диде очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасына чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International