Татарстанда "Ел укучысы" исеме билгеле булды

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Илдар Гайнуллин быел информатика буенча бөтенроссия олимпиадасында абсолют җиңүче булган.

 Татарстанда Республикасының ел укучысы исемен республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов кичә атады. Бу турыда "Мәгариф" журналы хәбәр итте.

"Татарстан Республикасы ел укучысы - 2018" исеменә КФУ каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучысы Илдар Гайнуллин лаек дип табылган.

9 сыйныф укучысы Илдар Гайнуллин быел информатика буенча бөтенроссия олимпиадасында абсолют җиңүче булган. Хәзер ул олимпиадага әзерләнүгә киткән. Шуңа күрә министр җиңүче өчен бүләкне лицей директоры Елена Скобельцинага тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International