Татарстан мөфтие халыкны кабул итү көне уздырды

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Татарстан мөфтие халыкны кабул итү көне уздырдыТатарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә очрашуда "Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин да катнашты.

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә халыкны кабул итү көне узды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин төрледән-төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итүчеләр белән очрашты. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунаклар хәзрәткә үзләренең мөрәҗәгатьләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерде.

“Җир асты байлыклары өлкәсендә Идел буе фәнни-аналитик үзәге” генераль директоры Равил Бәхтиев белән очрашуда сүз хәзерге көндә Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар мөселманнарына Ислам кыйммәтләрен җиткерү турында барды. Мөфти хәзрәт мөхтәрәм кунакка “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә”нең тулыландырылган басмасы әзерләнүе турында сөйләде.

Алга таба очрашу Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев белән дәвам итте. Камил хәзрәт Сәмигуллин аның белән IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы турында сөйләште, Диния нәзарәтенең әлеге чарада катнашу мөмкинлекләре белән кызыксынды.

Бүгенге очрашуда шулай ук “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин да катнашты. Ул секция утырышларында дини мирасны кайтару юнәлешендә эшләүче электрон китапханә – “Дарул кутуб” һәм татар, рус телләрендә динебез кыйммәтләрен җиткерүче “Хузур-ТВ” телевидениесе турында якыннанрак таныштырырга теләвен әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International