Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Владимир Путинга яңа Хөкүмәт структурасы буенча тәкъдимнәр белән указ проектын тапшырды.
Бүген кич белән Россия Президенты Владимир Путин Россиянең яңа Хөкүмәте структурасы турында указны имзалады. Бу хакта RT агентлыгы Кремль матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Россия Президенты Владимир Путин “Башкарма хөкүмәт органнары структурасы турында”гы указны имзалады, диелгән хәбәрдә.
Моңа кадәр Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Владимир Путинга яңа Хөкүмәт структурасы буенча тәкъдимнәр белән указ проектын тапшырганды.