"Мин татарча сөйләшәм" акциясенең төп максаты

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Татар теленә игътибарны җәлеп итү, татар телен шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, заманча татар башкаручыларын киң җәмәгатьчелеккә таныту.

 

ТАРИХ:
2006 елда Бауман урамында “Үзебез” яшьләр хәрәкәтенең җиңел кулыннан 26 апрель — Габдулла Тукай туган көнне “Мин татарча сөйләшәм!” дигән акция уздырыла башлады. Биредә татар альтернатив музыкасы җырчыларының концерты вакытында яшьләр татарча белгәннәргә “Мин татарча сөйләшәм!” дип язылган түштамга, ә телне белмәүчеләргә “Синең татарча беренче 150 сүзең” дигән китапчык таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International