Минзәләлеләрне “Үлемсез полк” акциясенә кушылырга чакырабыз

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

9 май – Бөек Җиңү бәйрәме көнне, Минзәләдә, Җиңү парады барышында “Үлемсез полк” акциясе узачак.

Әлеге акция Бөек Ватан сугышы каһарманнары, үз тормышларын кызганмыйча, Ватаныбызны азат итү өчен көрәшкән якташларыбыз батырлыгы турында истәлекләрне мәңгеләштерү өчен оештырыла. Бу - иҗтимагый инициатива.
“Үлемсез полк”та катнашу һәркемнең үз ветеранының, бабасының фотографиясен тотып, шәһәр, авыл урамнарына чыгуын, шушы колоннада барып, фотоны обелиск яисә мәңгелек ут каршына алып баруын күздә тота.
Җиңүче каһарманнарыбыз истәлеген кадерләүче һәр минзәләлене полк формалаштыруда катнашырга чакырабыз. Акциядә катнашучыларны 9 Май көнне, 8.30 сәгатьтә район Мәдәният сарае янына чакырабыз. Кулларыгыздагы фотолар А4 размерындагы рамкага куелган һәм озынлыгы 50 см дан ким булмаган таякчыкка беркетелгән булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International