Ягулык берлеге бензин базарында дефицит юк дип белдерә

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Россия ягулык берлеге президенты Евгений Аркуша бензинга яки дизель ягулыгына бәя артуны ягулык базарындагы дефицит белән бәйләргә кирәкми ди.

Россиядә ягулык базарында дефицит юк. Бу хакта Россия ягулык берлеге президенты Евгений Аркуша “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында әйтте.

“Дефицит юк. Дизель ягулыгы буенча аның берайчан да булганы булмады. Ул ил эчендә кулланылганга караганда ике тапкыр артыграк җитештерелә”, - дип җиткерде Аркуша.

Ул берничә ел элек “бензин җитештерү соңгы чиктә” булганлыгын әйтте. Эчке базарны бензин белән тәэмин итүдәге теләсә-нинди өзеклек дефицитка яки бәяләр артуга китерде. Мәсәлән, 2014 елның июнендә Ачинский нефть эшкәртү заводында килеп чыккан гадәттән тыш хәл ил буенча бензин тәэмин ителешен якынча 3 процентка киметте, күпләп алу бәяләренең якынча 40 процентка артуын китереп чыгарды.

“Хәзер андый нәрсә юк. Нефтьчеләр федераль органнар белән төзегән дүрт яклы килешү гамәлдә. Яңа җайланмалар кертелә, эшкәртү тирәнлеге арта, җитештерү күләме күтәрелә. Бүгенге көндә бензин базары дефицитлы түгел”, - дип билгеләп узды Россия ягулык берлеге башлыгы.

Ул шулай ук еш кына бензинга яки дизель ягулыгына бәя артуны ягулык базарындагы дефицит белән бәйләүләрен, әмма аның юклыгын искәртте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International