Парламентта халыкның Татарстанда сәгать поясын алыштыру турындагы мөрәҗәгатен карадылар

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Мөрәҗәгать турында җәмәгатьчелек вәкиле Николай Азин җиткергән.

 Бүген Татарстан Дәүләт Советында Татарстанда сәгать поясын алыштыру мәсьәләсен өйрәнү буенча эшче киңәшмә узды. Анда катнашучылар республиканы Мәскәү сәгать зонасыннан күчерү идееясенә каршы булуларын җиткерде, дип хәбәр итә парламент матбугат хезмәте.

“Татарстан Дәүләт Советы депутатлары эшендә барлык мәсьәләләр буенча гражданнар фикере исәпкә алына. Шунлыктан без кергән сорауны дәүләт структуралары, көч ведомстволары, җәмәгать оешмалары вәкилләрен чакырып өйрәнергә булдык”, - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев.

Мөрәҗәгать турында җәмәгатьчелек вәкиле Николай Азин җиткергән. Ул республикада табигать буенча вакытның географик сәгать поясына туры килмәвенә игътибарны юнәлткән. Аның фикеренчә, икътисад өлкәсе максатын түгел, ә беренче урынга тәүлек вакытының кеше сәламәтлегенә тәэсирен карарга кирәк.

Аннан Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, икътисад, авыл хуҗалыгы, төзелеш министрлыклары, шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Сәнәгать предприятиятиеләре ассоциациясе вәкилләре чыгыш ясады. Алар республиканы Мәскәү сәгать зонасыннан күчерү идееясенә каршы булуларын җиткерделәр.

Парламент комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин иртәгә Татарстан Дәүләт Советы утырышында “Вакытны исәпләү турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты каралачагын әйтте. Ул Дәүләт Думасы тарафыннан аның кабул ителүенә өметен белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International