Районда быел 12300 гектарда уҗым культуралары өстәмә сый алачак.
Минзәлә районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 2018 елгы язгы кыр эшләренә якшәмбе көнне үк керештеләр. Районыбыз хуҗалыкларында көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру дәвам итә. “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 900, “Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖ -150, “Органик групп-Чулман” ҖЧҖ игенчеләре 60 гектар мәйданда көзне культураларны тукландырдылар инде. Уҗым чәчүлекләренә аммиак селитрасы кертү дәвам итә, тиздән алар җылы көннәрдән соң күтәрелеп китәрләр.